«Таныш булыгыз, монда китаплар яши»: театральләштерелгән экскурсия (0+)
4
Август 2021
Чәршәмбе
3 август көнне 16 нчы санлы китапханәдә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Таныш булыгыз, монда китаплар яши» дигән театральләштерелгән экскурсия оештырылды. Чара кунакларын китапханәче һәм әкият геройлары Белдекле мәче һәм тычкан баласы Мими каршы алды. Алар балаларны мавыктыргыч итеп «абонемент», «уку залы», «формуляр» кебек төшенчәләр белән таныштырды. Китапханәгә язылу һәм аның укучысы булу, китапханәдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләделәр. Балалар һәр китапның үз урынында торуын үз күзләре белән күрде һәм китапны ничек дөрес сайларга һәм аңа карата сакчыл мөнәсәбәттә булырга кирәклеген аңладылар. |